,
эзләү 7.209 секунд барды Эзләү нәтиҗәләре
- Мисаллар китерәбез: Чагыштырулар: мичтән бәлеш чыкканын көткән кебек (ждать как из печки пирога); яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек (как грибы после дождя); эткә бишенче аяк кирәк булган кебек (нужно, как собаке пятая нога); калач кебек бөгәрләнеп яту (лежать калачиком); козгыннар төсле караңгы чырайлылар (мрачные, как во ‘ роны); октябрь көне төсле караңгы чырайлы (хмурый, как октябрьский день); чын сәдәптәй болытлар (перламутровые облака) (Горький). Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
- Метафоралар: Азатлык утравы (Остров свободы), кытай стенасы (китайская стена), кызыл әтәч җибәрү (пускать красного петуха), бишенче океан (пятый океан), хәрби биография язу (писать военную биографию), Ватаныбыз картасындагы ак таплар (белые пятна на карте отчизны), алсу күзлектән карау (смотреть через розовые очки). Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
- Калькалаштырылган метафораларның күбесе, татар телендә нык урнашып, фразеологик әйтелмәләр булып киткән: Кыш Бабай (дед мороз), яшел урам (зеленая улица), беренче звонок (первый звонок), соңгы звонок (последний звонок), әлифба бәйрәме (праздник букваря), ачык ишекләр көне (день открытых дверей), җанлы почмак (живой уголок), кызыл почмак (красный уголок), Зур җир (большая земля), зәңгәр континент (голубой континент), зәңгәр экран (голубой экран), икенче икмәк (второй хлеб), Белем бәйрәме (праздник знаний). Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
- әйтик, татар теле өчен юлдагы пычракны күчерелмә мәгънәдә килгән «ботка» сүзе белән белдерү хас. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
- Соңгы вакытта рус теле үрнәгендә татар телендә дә юл пычрагын кесәлгә охшату күренеше очрый: «яңгыр булса, юллар кесәлгә әйләнә». Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
- Ибраһимов «Безнең көннәр» романында, рус телендәге «история читает молитву» дигән метафораны калькалаштырып, «тарих ясин укый» дигән сурәтләү чарасы кулланган. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
- Тәрҗемә теориясендәге мөһим принципларның берсе шуннан гыйбарәт: тәрҗемәдә оригинал троплары мөмкин булганча тулы кыйммәтле итеп бирелергә, ягъни оригиналның күчерелмә мәгънәсе дә, образлылыгы да сакланырга тиеш. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
- Моның уңай ягы икеләтә: болай эшләгәндә, беренчедән, оригиналның үзенчәлекләре тулы бирелә, икенчедән, тәрҗемә теле оригинал исәбенә байый. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
- Бу уңайдан индивидуаль троплар тәрҗемәсе турында берничә сүз әйтеп китик. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
- Федоров әйткәнчә, «авторның индивидуаль иҗади манерасының үзенчәлекләре, ул кулланган образлар, аларны урнаштыру принциплары, тәрҗемә эше тәҗрибәсе күрсәткәнчә, икенче телгә күчергәндә, ул телдәге әдәбият өчен никадәр генә сәер булмасын, сакланалар … Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ